Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанының эшлекле даирәләре вәкилләре белән «түгәрәк өстәл»дә катнашты

2021 елның 24 ноябре, чәршәмбе

Татарстан үзенә Согуд бизнесын һәм капиталын җәлеп итү белән кызыксына. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Җиддә Сәүдә-сәнәгать палатасында Согуд Гарәбстанының эшлекле даирәләре катнашында «түгәрәк өстәл» утырышында хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Согуд Гарәбстанына эш сәфәренә килде. Визитның төп максаты – «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышын уздыру (исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов – Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча – «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме җитәкчесе).

Узган ел нәтиҗәләре буенча тышкы сәүдә әйләнеше 18,6 млн. доллар тәшкил иткән. 2021 елның 6 ае нәтиҗәләре буенча – 17,1 млн. доллар. Экспортның төп номенклатурасы: нефть, ягулык минераль, каучук һәм резина, агач. Татарстанга, нигездә, пластмасса һәм аннан эшләнгән әйберләр, органик химик кушылмалар һәм башкалар кертелә.

Эре предприятиеләр дәрәҗәсендә хезмәттәшлек итүгә килгәндә, КАМАЗның иң масштаблы товар китереп торулары 1991 елда булган – 1000гә якын автомобиль. Соңгысы 2019 елда 37 берәмлек булган.

«Татнефть» ГАҖ 2021 елда Согуд Гарәбстанының бер компаниясеннән диэтиленгликоль һәм моноэтиленгликоль сатып алган, киләчәктә дә 2022 елга перспектива белән элемтәләр урнаштырырга планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International