Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары Азиз Галиев һәм Кыргызстан Республикасы Хөкүмәтенең башка министрлары белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов Бишкектә эш сәфәрендә .
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов кабул итүче якка визит чараларын югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, бу Россия Федерациясе һәм Кыргызстан Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән Татарстан белән Кыргызстан арасындагы хезмәттәшлекне алга таба үстерүгә ярдәм итәчәк.
Татарстан Президенты Кыргызстан Республикасы һәм Татарстан Республикасының сәүдә-икътисадый һәм инвестицион элемтәләрне киңәйтү өлешендә булган зур потенциалын билгеләп үтте.
«Сезнең илгә килүебез хезмәттәшлекне үстерү буенча эшне алга таба да көчәйтү зарурлыгына бәйле. Ышанам ки, безнең тәҗрибә күп өлкәләрдә Кыргызстан хезмәттәшләребезгә кызыклы булыр. Үз ягыбыздан без Кыргызстанның күп юнәлешләр буенча алдынгы тәҗрибәсен өйрәнүгә шат булачакбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов, аларга мөрәҗәгать итеп.