Рөстәм Миңнеханов Италия Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Джорджо Стараче белән очрашты

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

Бүген Казан Кремлендә узган очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Италия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Джорджо Стараче киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты.

Рөстәм Миңнеханов, кунакны сәламләп, хәбәр иткәнчә, Италия илчелеге белән Мәскәүдә яхшы эшлекле мөнәсәбәтләр урнашкан. Без Татарстан-Италия хезмәттәшлеген үстерүдә ярдәм иткән өчен рәхмәтлебез, диде ул.

«Татарстан Россия-Италия мөнәсәбәтләре кысаларында сезнең ил белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирә, - диде Рөстәм Миңнеханов, Илче әфәндегә мөрәҗәгать итеп. - Бүген безнең хезмәттәшлекнең торышы һәм үсеш перспективалары турында фикер алышу өчен яхшы мөмкинлекләребез бар".

Катлаулы сәяси һәм эпидемиологик вәзгыятькә карамастан, Италия хезмәттәшләре белән мөнәсәбәтләр конструктив булып калырга мөмкин, дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Исегезгә төшерәбез, Италия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Джорджо Стараче Казанга кыска вакытлы эш сәфәренә килде. Шулай итеп, бүген Казанда Джорджо Стараче катнашында Италия виза үзәге ачылды (Островский ур., 87). Татарстан башкаласына визиты барышында Илче әфәнде шулай ук Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгында, Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитетында очрашулар һәм сөйләшүләр үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International