Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү шәһәренең Спорт департаменты «Самбо-70» спорт һәм мәгариф үзәге» дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесе адресына спортчы Камилә Вәлиева өчен котлау телеграммасы җибәрде.
«Кадерле Камилә! Фигуралы шууны яратучылар исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сине Олимпия чемпионы исеменә ирешүең һәм иң югары дәрәҗәдәге ярышларда беренче ышанычлы җиңүең белән котлыйм, – диелә телеграмма текстында. – Тимераякта ялгыз шууда, һичшиксез, иң яхшысы булу – җыелма команда составында яхшы чыгыш ясау осталыгы – үз-үзең һәм бөтен команда алдында зур җаваплылык хисеннән килә. Син бу сынауны да бик шәп башкарып чыктың – Россия җыелмасының алтын активын арттырдың һәм хатын-кызлар төркемендә иң катлаулы дүртле сикерүләрне башкарган беренче спортчы булдың. Бу әһәмиятле шәхси һәм зур уртак җиңү хисләре сине яңа чыгышларга һәм ышанычлы җиңүләргә рухландырсын. Бары тик алга гына, безнең яшь боз шаһинәбез, чөнки жюри әгъзалары өчен тел тидермәслек, төгәл һәм нәзакатьле итеп, көндәшләрең өчен буй җитмәслек матур итеп һәм фигуралы шууның миллионлаган сөючеләре өчен искитәрлек итеп син генә башкара аласың моны. Уңышлар сиңа!
Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов».