Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга эш сәфәренә килде

2022 елның 22 марты, сишәмбе

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш Үзбәкстан Республикасына эш сәфәренә килде. Ташкент халыкара аэропортында аны Россиянең Үзбәкстандагы Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Олег Мальгинов һәм Үзбәкстан Республикасы Премьер-министрының инвестицияләр һәм тышкы икътисадый элемтәләр мәсьәләләре буенча урынбасары – Үзбәкстан Республикасының Инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры Сәрдор Умурзаков каршы алды.

Иртәгә Рөстәм Миңнехановның тыгыз эш программасы планлаштырылган, ул эшлекле даирәләр белән очрашулар һәм Үзбәкстан Хөкүмәтендә хакимият вәкилләре белән сөйләшүләрне үз эченә ала. Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы делегациясенең Үзбәкстанга эш сәфәренең төп чараларының берсе – «Чирчик» химия-индустриаль технопаркы төзелешенә старт бирү. Технопарк территориясендә югары өстәлгән бәяле һәм халыкара сыйфат стандартлары нигезендә, нефть химиясе һәм химия продукциясе җитештерүне оештыру планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиев һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән «Узкимесаноат» АҖ һәм «Химград» технополисы Ташкент өлкәсенең Чирчик шәһәрендә Үзбәкстан территориясендә Россия компанияләре җитештерүен локальләштерү өчен билгеләнгән индустриаль парк булдыралар. Технопарк энергия белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыру нокталары белән алга киткән инженер инфраструктурасына ия булачак. Парк резидентларына ташламалы салым шартлары биреләчәк, инвестицион проектларны гамәлгә ашыруда һәрьяклап ярдәм күрсәтеләчәк. Индустриаль парк булдыру эше Үзбәкстан Республикасы һәм Татарстан Республикасы хөкүмәтләре ярдәмендә гамәлгә ашырылачак, ул резидент-компанияләр ягыннан инвестицияләр кертүне дә күздә тота.

2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан-Үзбәкстан товар әйләнеше 200 млн. АКШ доллары тәшкил итте. Соңгы 5 елда Россия Федерациясе белән хезмәттәшлекне үстерү кысаларында Татарстан Республикасы белән Үзбәкстан арасында сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне ныгыту билгеләп үтелә. Бүгенге көндә безнең министрлыклар, сәүдә-сәнәгать палаталары, предприятиеләр, оешмалар һәм югары уку йортлары арасында үзара хезмәттәшлек турында берничә килешү һәм меморандум имзаланды һәм гамәлгә ашырыла. Татарстанның алдынгы компанияләре – КАМАЗ, Татнефть, Химград, КЭР-Холдинг, Татхимфармпрепаратлар, ПОЗиС һәм башкалар белән хезмәттәшлек итү буенча нәтиҗәле эш алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International