Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры урынбасары Хүррәм Тәшәбаев белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.
Берничә юнәлеш буенча хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды. Шул исәптән, Ташкент өлкәсендә «Чирчик» химик-индустриаль технопаркының уртак проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе дә каралды.
Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга эш сәфәре кысаларында (2022 елның март ае) «Чирчик» технопаркын ачуда катнашты.