Рөстәм Миңнеханов Дубайда Expo 2020 павильоннарында булды

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайга (Берләшкән Гарәп Әмирлеге) эш сәфәре кысаларында Expo Dubai 2020 бөтендөнья күргәзмәсе павильоннарында булды.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк ТР Президенты Дубайда ел саен үткәрелә торган инвестицион форум чараларында катнашты.

Рөстәм Миңнеханов караган беренче павильон Бөтендөнья күргәзмәсе тарихына багышланган экспозиция булды. 170 ел дәвамында Expo кешелек дөньясының иң алдынгы инновацияләрен күрсәтү өчен платформа булып тора. Татарстан Президентына узган күргәзмәләрнең үзенчәлекләре турында сөйләделәр, аларның беренчесе 1851 елда Лондонда узган. Expo Dubai 2020 Якын Көнчыгыш территориясендә беренче Бөтендөнья күргәзмәсе булды.

Шуннан Татарстан Президенты «Мобильлек» тематик зонасында булды. Биредә 330 метрлы ярым җир асты-ярым ачык трасса тәкъдим ителгән, ул килүчеләргә алдынгы мобиль җайланмаларны күрергә мөмкинлек бирә. Кунаклар шулай ук акыллы шәһәрләр һәм аларның ясалма интеллект, зур мәгълүматлар, робототехника, машина белән укыту һәм автоном транспорт ярдәмендә ничек ясалулары турында белә алалар.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан павильонын карады. Монда 3D-фильм ярдәмендә килүчеләр табигать, тарих, мәдәният, гореф-гадәтләр, шулай ук илнең перспектив проектлары белән таныша алалар. Павильонны карау барышында Рөстәм Миңнеханов милли костюмнарны һәм бөтен дөньяга танылган төрекмән келәмнәрен бәяләде.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов зурлыгы буенча БГӘдән соң икенче урында булган павильонда – Согуд Гарәбстаны павильонында булды. Зур корыч параллелепипед рәвешендә башкарылган киңлекне интерактив идәнле гаять зур 30 метрлы күп кырлы глобус бизи. Видеопроекция кунакларга ил буенча аудиовизуаль сәяхәткә барырга мөмкинлек бирә. Ачышлар үзәгендә Согуд Гарәбстаны икътисады, аның сәнгате һәм мәдәнияте, шулай ук уникаль табигать белән танышырга мөмкин. Согуд Гарәбстаны павильонын караганнан соң, Рөстәм Миңнеханов мактаулы кунаклар китабында язу калдырды.

Исегезгә төшерәбез, Expo 2020 бөтендөнья күргәзмәсе Дубайда 2021 елның 1 октябреннән 2022 елның 31 мартына кадәр бара. Expo 2020 девизы – «Акылларны берләштереп, киләчәкне булдырабыз». 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International