Рөстәм Миңнеханов Казанда Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатында булды

2022 елның 15 апреле, җомга

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатында булды. Ярышлар Гимнастика үзәгендә оештырылган.

Турнир 6 – 17 апрельдә Россиянең 43 төбәгеннән 350 спортчы катнашында уза. Аның нәтиҗәләре буенча ил җыелма командасына кандидатлар сайлана. Татарстаннан чемпионатта 17 кеше катнаша.

Рөстәм Миңнеханов, Россия Спорт гимнастикасы федерациясе президенты Василий Титов белән бергә, берничә төр ярышны берләштергән дисциплинада ир-атлар арасында финал ярышларын карады.

Белешмә өчен:

Татарстан Республикасында спорт гимнастикасы белән 2,2 меңнән артык кеше шөгыльләнә. Алты татарстанлы Россиянең спорт җыелма командаларына кандидатлар составына керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International