Ярышларда 15 илдән 90 команда катнашты. 1,2 млн. сум күләмендәге приз фонды белән чара Иннополис Университеты базасында ясалма интеллект өлкәсендә тикшеренү үзәге тарафыннан оештырылды. Халыкара хакатон нәтиҗәләре буенча беренче урынны Мәскәүдән ClosedAI командасы яулады. Икенче урында – Сколководан Gradient Kekpointing командасы. Өченче урынны Мәскәүдән DrugANNs һәм Semyons командалары бүлеште, аның составында Санкт-Петербург һәм Венадан (Австрия) эшләүчеләр бар иде.
«Катнашучылар фәнне үстерү өчен актуаль булган кейсларны тәкъдим иттеләр. Global AI Challenge җиңүчеләре Россия эшкәртүчеләре булу бик күркәм. Балалар, яхшы нәтиҗәләр генә күрсәтеп калмыйча, ил икътисадын цифрлаштыруга да өлеш керттеләр. Хөкүмәт шулай ук тәкъдим ителгән хәл ителешләрнең гамәлдә, шул исәптән «Ясалма интеллект» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында да кулланылыш табуына ярдәм итәчәк. Ел ахырына кадәр ил субъектларында 36 төбәк һәм округ хакатонын үткәрү планлаштырыла», - диде Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Иннополис Университетының Күзәтүчеләр советы рәисе Дмитрий Чернышенко.
Ясалма интеллектка 2022 ел сезоны «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм программасының «Ясалма интеллект» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла торган «Цифрлы алгарыш» чаралары сериясенә багышланган. План нигезендә, быел хакатоннар 10 мең катнашучыны берләштерәчәк: 8 округ хакатоны гибрид форматта, 25 төбәк һәм 3 бөтенроссия ярышлары – 25 көннән башлап онлайн-чемпионатлар форматында узачак. Ярышлардан тыш, «Цифрлы алгарыш» кысаларында мастер-класслар, лекторийлар, семинарлар һәм башка белем бирү чаралары узачак.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов илнең технологик потенциалын үстерү өчен ясалма интеллект өлкәсендә халыкара ярышлар үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
«Ясалма интеллект безгә кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә. Ул инде күптән тавыш белән ярдәм итүләр белән генә чикләнми. Бүген аны табиблар – диагностика өчен, финанс өлкәсендә исә – анализлау өчен, транспорт белән идарә итү өчен кулланалар. Аның хезмәткәрләре, индустриаль партнерлар һәм медицина учреждениеләре белән бергә, фәнни-тикшеренү проектларын алып бара, экспертлар берләшмәсен, шул исәптән төрле ярышлар ярдәмендә дә үстерә. Һәм бу хакатон мисалында без ясалма интеллект өлкәсендә яшь галимнәрнең проектлары югары технологияләр үсешенә генә түгел, ә заманча медицинагазур өлеш кертүен күрәбез», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Иннополис Университетының ясалма интеллект институты директоры Рамил Кулеев хакатонның карарлары мәгълүм вируслардан яңа дарулар эзләүне тизләтәчәк, дип ассызыклады: «Хакатонда катнашучылар тарафыннан SARS CoV2 вирусына бәйле скрининг өчен кече молекулалар нигезендә модельләр эшләнде. Әлеге модельләр коронавирустан дару препаратларын булдыру өчен кулланылырга мөмкин, ә тәкъдим ителгән алымнар – төрле вируслардан гына түгел, башка төр авырулардан да дарулар эшләү өчен мөмкинрек тудыра».