Бөтендөнья хәләл көне рәисе Мөхәммәт Джинна: Татарстан мөселман һәм мөселман булмаган илләрне хәләл продукция өчен берләштерүдә мөһим рольуйный

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Хәләл-хабны Татарстанда булдырырга тәкъдим иттеләр.  Бүген «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» халыкара икътисади саммитының пленар утырышында Бөтендөнья халәл көне рәисе Мөхәммәд Джинна шундый инициатива белән чыгыш ясады.

Чара «Казан Экспо» күргәзмә үзәге мәйданчыгында уза.

Быел программаның төп темасы - уртак куллану икътисады һәм хәләлнең гомуми файдасы. Саммитның төп темалары - ислам финанслары һәм партнерлык банкингы, хәләл индустриясе, яшьләр дипломатиясе, экспорт үсеше, эшкуарлык һәм инвестицияләр.

Пленар утырыш «Уртак куллану икътисады һәм хәләлнең гомуми файдасы» темасына багышланган.

Пленар утырышның модераторы - TRT World (Төркия) баш мөхәррире Йосыф Эрим.

Коръәннән сурәне Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды.

"Без Татарстанны хәләл-хаб сыйфатында куллана алабыз", - диде Бөтендөнья хәләл көне рәисе Мөхәммәт Джинна. Ул, республика җитештерүчеләр белән элемтәне оештыра ала, логистиканы тәэмин итә һәм кирәкле җитештерү ресурсларына керү өчен платформа бирә ала, дип аңлатты.

"Минемчә, Татарстан мөселман һәм мөселман булмаган илләрне азык-төлек секторында гына түгел, башка өлкәләрдә дә хәләл продукция җитештерү өчен берләштерүдә бик яхшы һәм әһәмиятле роль уйный", — дип билгеләп үтте Мөхәммәт Джинна.

Аның сүзләренә караганда, Татарстанның мондый эшне оештыру өчен тәҗрибәсе һәм кирәкле элемтәләре бар. Спикер шулай ук хәләл индустриянең мөселман булмаган базарга да чыгуын, аның әйләнеше 3 трлн доллардан 10 триллионга кадәр артырга мөмкин булуын ассызыклады.

Россия Федерациясенең Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы каршындагы махсус вәкиле Рамазан Абдулатипов, Kazansummitта чыгыш ясаганда, советлардан соңгы тарихта Татарстан халыкларының үзенчәлекләрен, традицион мәдәни-әхлакый рәвешен, үз диннәрен саклап калуларын билгеләп үтте. Республиканың дәүләт төзелешендә һәм икътисадындагы уңышы да шуннан.

"Минтимер Шәймиев командасы еш кына канатта йөрүчеләр кебек, упкын өстеннән үтеп һәм үз артыннан татар халкын алып барып, эшләде, әмма Россия Федерациясе белән элемтәне югалтмады. Татарстан бу катлаулы ситуациядә гомумроссия дәүләт ориентирларының үзенчәлеген югалтмады. Татарстан федератив демократия маякы булды, ул артык унитаризмнан котылу һәм дәүләтне җимерүдән коткару шунда икәнен аңлады", – диде Рамазан Абдулатипов.

Ул искәрткәнчә, 90 нчы еллардан соң Татарстан үз законнарын федераль законнарга туры китергән һәм республика эчендә җәмгыятьне берләштерү өчен зур көч куйган төбәкләрнең берсе булды.

"Татарстан күпләр өчен республиканың үзендә күп милләтле бердәмлекне ныгытуда үрнәк булды. Бу - республика составында төрле милләтләрнең бердәмлеге үрнәге", - диде Рамазан Абдулатипов. 

«Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» халыкара икътисади саммиты кысаларында шулай ук Төрекмәнстан Халк Маслахаты Милли Генгеша Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов, Россия Федерациясе Икътисади үсеш министры Максим Решетников, Татарстан Республикасы Президенты, «Россия-Ислам дөньясы: KazanSummit 2022 " стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнехановның  , Бәһрәйн Корольлегенең Ислам мәсьәләләре буенча югары совет рәисе шейх Абдрахман Мөхәммәд Рәшид Әлхәлифнең, БГӘ икътисад министрының тышкы сәүдә һәм сәнәгать мәсьәләләре буенча урынбасары Абдулла Әл Салехның, Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катыринның һәм башка спикерларның чыгышлары тыңланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International