Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Икътисад министры урынбасары Габдулла Әл Салех белән очрашты.
Министр Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында үткәрелгән чараларда катнашу өчен килде.
Кунак чакырулары өчен рәхмәт белдерде һәм БГӘ җитәкчелеге исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде.
Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты Хәлифә бән Зәид Әл Нәхайян вафат булу сәбәпле, кайгыларын уртаклашты. «Сезнең кайгыгызны ихлас уртаклашабыз, бу – Сезнең ил өчен зур югалту, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Аллаһы Тәгалә яңа җитәкчегә Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең киләчәк үсеше өчен көч бирсен».
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре – Татарстанның иң ышанычлы партнерларыннан берсе, һәм эшлекле һәм дустанә мөнәсәбәтләр ныгыячак, дип ышаныч белдерде.