Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка эш сәфәре белән килде. Эш сәфәренең төп максаты - Петербург халыкара икътисади форумы чараларында катнашу.
Форум кысаларында Рөстәм Миңнеханов Россия төбәкләре губернаторлары, эре компанияләр һәм предприятиеләрнең топ-менеджерлары белән берничә очрашу һәм эшлекле сөйләшүләр уздырачак.
Аерым алганда, бүген кич Рөстәм Миңнехановның Архангельск өлкәсе губернаторы А.Цыбульский белән очрашуы һәм Татарстан Республикасы белән Архангельск өлкәсе Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы Килешүне гамәлгә ашыру буенча 2022-2024 елларга Чаралар планын имзалау планлаштырылган.
Моннан тыш, бүген шулай ук Татарстан Республикасы һәм "Россия - мөмкинлекләр иле" АКБО арасында хезмәттәшлек турында документка имза салыныр дип көтелә.