ТР Икътисад министрлыгы башлыгы: ПХИФ нәтиҗәләре буенча Татарстан 32 килешү төзеде

2022 елның 21 июне, сишәмбе

Петербург халыкара икътисадый форумы нәтиҗәләре буенча Татарстан башка катнашучылар белән 32 төрле килешү төзеде, бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

«Бары рәсми рәвештә генә 35ләп очрашу үткәрелде, шулай ук «аяк өсли» генә бик күп эшче очрашулар булды. Форум нәтиҗәләре буенча 14 Хөкүмәт килешүенә кул куелды, ә безнең предприятиеләрне исәпкә алып, барлыгы 32 шартнамә төзелде», – дип белдерде М. Шаһиәхмәтов.

Ул хәзерге вакытта барлык килешүләрнең гомуми бюджетын исәпләү һәм төзәтмәләр кертү буенча эш алып барылуын һәм якын арада Икътисад министрлыгы төзелгән шартнамәләрнең суммалары һәм күләме буенча мәгълүмат бирәчәген әйтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International