Татарстанлылар «Уенны башла» бөтенроссия конкурсында катнаша ала

2022 елның 10 августы, чәршәмбе

«Россия – мөмкинлекләр иле» платформасы базасында «Уенны башла» уен индустриясендә талантларны эзләү һәм үстерү буенча бөтенроссия конкурсында катнашучыларны теркәү уза. РФ Президенты Владимир Путин хуплаган «Уенны башла» яңа проекты уеннарны уйлап табучылар, гейм-дизайнерлар, программистлар һәм үз карьерасын геймдевка багышларга теләгән барлык кешеләрне берләштерергә тиеш. Конкурста 14 яшьтән башлап катнашырга мөмкин.

«Партнерлык кейсы» юнәлеше буенча конкурс кысаларында катнашучылар уен индустриясендә тәкъдим ителгән һөнәрләрнең берсен («Дизайн», «Программалаштыру» һәм «Гейм-дизайн») сайлыйлар, аннары өч дәрәҗәдәге белем бирү модульләре уза һәм партнерлардан кейс биремнәрен хәл итәләр. Блок экспертлар берләшмәсе каршында төзелгән прототипларны тәкъдир итү, иң яхшы командаларны билгеләү һәм җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланачак. Партнерлык юнәлеше белән танышырга, тест узарга һәм нәкъ менә сезгә нинди һөнәр туры килүен белергә була, түбәндәге сайтта: https://startgame.rsv.ru/contest к

«Уен проектлары акселераторы» юнәлеше буенча конкурста команда составында 14 яшьтән алып яшь кешеләр катнаша ала. Конкурс кысаларында балаларга уен проектларын эшләүгә юнәлдерелгән белем бирү программасында уку өчен конкурс сайлап алуын узарга туры киләчәк. Укулар уен проектларын халык алдында тәкъдир итү белән тәмамланачак, аның нәтиҗәләре буенча командалар конкурс финалына чакырыла. Финалда аларга һөнәри бергәлек һәм инвесторлар алдында әзер уен проектларын тәкъдим итү бурычы тора. Уен проектлары акселераторы турында тулырак түбәндәге сайтта белергә мөмкин: https://startgame.rsv.ru/accelerator к

2022 елның көзендә конкурс кысаларында шулай ук 8 яшьтән 13 яшькә кадәрге катнашучылар өчен балалар трекы эшли башлаячак.

Конкурста җиңүчеләр конкурс уздыру вакытында булдырылган уен проектларын эшләү һәм алга этәрү, командаларны һәм аерым катнашучыларны партнер-компанияләргә эшкә урнаштыру мөмкинлеге булган стажировкалар, кыйммәтле призлар, сайлап алынган һөнәрләр кысаларында белем алу өчен грантлар, «Сәяхәттән күбрәк» программасыннан Россия буйлап сәяхәткә сертификатлар алачак.

Сайтта теркәлергә һәм үз уеныңны башларга мөмкин: startgame.rsv.ru к

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International