Татарстан Президенты Төркиягә эш сәфәренә килде

2022 елның 12 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиягә, Бурса провинциясенә эш сәфәренә килде.

Составында эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һәм бизнес вәкилләре булган Татарстан делегациясе бизнес-форумда катнашачак.

Бурса провинциясе Төркиядә зурлыгы буенча дүртенче урында тора. Икътисадның төп тармаклары: автомобиль, текстиль, җиһаз, химия, оборона, азык-төлек сәнәгате, машина төзелеше, станоклар төзелеше, авыл хуҗалыгы, туризм. Провинциядә 17 эре оештырылган сәнәгать зонасы урнашкан. Бурса - Төркиянең автомобиль сәнәгате үзәге.

Татарстан 10 ел дәвамында сәнәгать зоналары оештырган Бурса Сәүдә-сәнәгать палатасы (BTSO), Улудаг экспортерлар берлеге (UIB), Улудаг автомобиль сәнәгате экспортерлары берлеге (OIB), төбәкнең Инегёль Йорт җиһазлары җитештерүчеләр ассоциациясе  һәм башкалар белән актив хезмәттәшлек алып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International