Рөстәм Миңнеханов: Ислам илләре командалары арасында хоккей буенча беренче турнир ислам дөньясы илләрендә хоккей үсешенә этәргеч бирәчәк

2023 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам илләренең һәм Татарстан Республикасының һәвәскәр командалары арасында хоккей буенча «Kazan hockey cup 2023» I халыкара турнирында катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

Чара бүген Казанда «Татнефть Арена» боз спорт сараенда узды.

Мөселман дөньясы илләре командалары арасында хоккей буенча беренче турнирны Рөстәм Миңнеханов зур спорт бәйрәме дип атады. «Безнең күп милләтле республикабыз башкаласы - Казан хаклы рәвештә Россиянең спорт башкалаларының берсе санала, - диде ул. - Һәм халыкара, һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге мәртәбәле спорт турнирларын уздыру урыны булып тора». Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бу хоккей турниры икеләтә әһәмиятле. «Узган ел дәүләт дәрәҗәсендә без тарихи юбилейны – Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны билгеләп үттек. Унбер гасыр элек безнең ата-бабаларыбыз зур мөселман дөньясының аерылгысыз өлешенә әверелгән. Бүген, күп гасырлар үткәннән соң, Россия халыкларының бердәм тугандаш гаиләсендә без үзебезнең бөек бабаларыбызның васыятьләренә тугры калабыз», - диде Татарстан Президенты.

Ул ислам дөньясы белән хезмәттәшлекнең һәрвакыт әйдәп баручы юнәлешләрнең берсе булуын искәртте. Татарстан башкаласында «Россия-Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» халыкара саммитын уздыру узган елның иң мөһим вакыйгаларыннан берсе булды. Шул вакытта Татарстанда ислам илләре арасында хоккей буенча турнир уздыру тәкъдим ителде.

«Безнең бай хоккей традицияләрен исәпкә алып, без Татарстан башкаласында Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләрен берләштерүче тагын бер спорт мәйданчыгы барлыкка килүенә шатбыз, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Бу турнир ислам дөньясы илләрендә хоккей үсешенә этәргеч бирәчәк, илләр һәм халыклар арасында дуслыкны ныгытырга ярдәм итәчәк, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы тарихында тагын бер якты спорт сәхифәсе булачак».

Рөстәм Миңнеханов барысын да ислам илләре командалары арасында хоккей буенча беренче турнирны уңышлы уздыру белән котлады һәм ярышларның даими булачагына һәм киң халыкара танылу алачагына ышаныч белдерде.
Исегезгә төшерәбез, турнир Казанда 14 гыйнвардан бирле бара. Уеннарда 14 илдән ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары катнаша, шул исәптән Бәһрәйн, Согуд Гарәбстаны, БГӘ, Марокко һәм Төркиядән.

Ислам илләренең беренче хоккей турниры Казанда катнашучы командалар йолдызларының гала-матчы белән тәмамланды.

Белешмә өчен:

Бүген Казанда ислам илләренең беренче хоккей турнирында катнашучы илләр вәкилләре арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Ислам илләренең беренче хоккей турнирында катнашучы 13 ил вәкиле үз оешмасын – «Ислам илләре хоккейын үстерү берләшмәсе»н оештыру турында килешүгә кул куйды. БГӘ, Согуд Гарәбстаны, Марокко, Алжир, Оман, Бәһрәйн, Иран, Монголия, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Казахстан, Төркия, шулай ук Татарстан Республикасы хоккей федерацияләре җитәкчеләре нигез салды.

Яклар хоккейны үстерү, уртак спорт турнирларын оештыру, федерацияләр арасында тәҗрибә алмашу мәсьәләләрендә хезмәттәшлек һәм үзара аңлашу турында килештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International