Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗда пилотсыз очу аппаратлары җитештерүне һәм практик укыту үзәген карады

2023 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән «Алабуга» махсус икътисадый зонасында булды.

Визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов пилотсыз очу аппаратларының яңа җитештерүе белән танышты. БПЛАлар урман янгыннарын мониторинглау, аэрофотосъемка, продукция китерү, авыл хуҗалыгы, саклау һәм күзәтү, инфраструктура инспекциясе, күңел ачу һәм фән өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итә алалар. Киләчәктә елына 1 меңгә кадәр пилотсыз очу аппараты чыгару планлаштырыла.

Шулай ук ТР Президенты подоннар җитештерүне – автоматлаштыруны гамәли укыту үзәген карады. Проектның төп максаты – «Алабуга-Политех» мәгариф үзәге студентларын заманча җитештерүләрне оештыругы өйрәтү . Производствоның үзенчәлеге - сәнәгать җайланмаларын автоматлаштыру, роботлаштыру һәм предприятиегә идарә итүнең мәгълүмат системалары белән интеграцияләүнең югары дәрәҗәсе. Бу поддоннарны тәҗрибәле җитештерү базасында автоматлаштырылган җитештерү процесслары белән эшли белүче югары квалификацияле белгечләр әзерләргә мөмкинлек бирә. Визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов җитештерү линиясе белән танышты һәм студентлар белән аралашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International