Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабида IDEX-2023 халыкара күргәзмәсен ачуда катнашты

2023 елның 20 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әмирлекләр ягы чакыруы буенча Абу-Дабида IDEX-2023 халыкара күргәзмәсен ачуда катнашты.

Татарстан Республикасы предприятиеләре күргәзмәдә 1995 елдан башлап катнаша. Россия павильонындагы 30 нчы юбилей күргәзмәсендә "Рособронэкспорт" АҖ, "Концерн "Алмаз-Антей" АҖ, "НПО "Высокоточные комплексы" АҖ, "Технодинамика" АҖ, "Швабе", "ОПК" АҖ, "Ульяновск патрон заводы" АҖ, "Казанский ГКПЗ" ФПК тәкъдим ителгән.

Рөстәм Миңнеханов предприятиеләр продукциясе белән танышты. Моннан тыш, ул Россия вертолетлары стендында булды.

Татарстан Республикасы Россия-Әмирлек мөнәсәбәтләрен ныгытуга актив ярдәм итә. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре - республиканың төп сәүдә-икътисадый партнерларының берсе. Узган елның 9 ае нәтиҗәләре буенча Татарстан белән БГӘ арасында товар әйләнеше 5 тапкырга диярлек арткан һәм 28,6 млн доллар тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International