Рөстәм Миңнеханов Шанхайга эш сәфәренә килде

2023 елның 22 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Шанхайга эш сәфәренә килде.

Программада Кытайның кайбер провинцияләре губернаторлары, компания җитәкчеләре белән очрашу, эре предприятиеләргә бару. Визитының төп максаты - иртәгә узачак Россия-Кытай бизнес-форумының пленар утырышында катнашу. Кытайда Россия делегациясен РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин җитәкләячәк.

Исегезгә төшерәбез, Казанда - Кытайның Генераль консуллыгы, ә Пекинда Татарстан Республикасының сәүдә–икътисадый вәкиллеге эшли.

Хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре арасында: Кытай провинцияләре белән хезмәттәшлекне үстерү; инвестицион һәм инновацион-җитештерү өлкәсендә, югары технологияләр, медицина продукциясе һәм фармацевтик препаратлар җитештерү өлкәсендә элемтәләрне үстерү; авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлекне алга таба киңәйтү; мәдәният, фән, мәгариф, спорт, туризм өлкәсендә хезмәттәшлек итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International