Рөстәм Миңнеханов Иранның Казандагы яңа Генераль консулы белән очрашты

2023 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасының Казандагы яңа Генераль консулы Дауд Мирзахани белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов Дауд Мирзаханины Татарстан Республикасына билгеләнүе белән котлады. "Иран белән мөнәсәбәтләребезне, тыгыз икътисадый һәм мәдәни элемтәләребезне исәпкә алып, сезнең Татарстандагы эшегез кызыклы һәм нәтиҗәле булыр дип өметләнәм", - диде ул.

ТР Рәисе ассызыклаганча, республика Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында Иран белән хезмәттәшлеккә зур әһәмият бирә. Ул сәүдә-икътисад, мәгариф һәм фән, туризм, мәдәният өлкәләрендә хезмәттәшлекнең зур потенциалын билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, киләсе атнада «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы эшли башлаячак. Форум эшендә Иран делегациясе, шул исәптән рәсми һәм эшлекле даирәләр катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International