Рөстәм Миңнехановның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан мөрәҗәгате

2023 елның 9 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан мөрәҗәгате. 

«Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңү Көне уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм!

Әлеге олы бәйрәм көннәрендә без киләчәк буыннарга тыныч тормыш һәм азатлык китергән күпмилләтле совет халкының каһарманлыгы алдында баш иябез.

Җиңү коточкыч зур корбаннар бәрабәренә яуланды. Сугышның утлы дәһшәте һәрбер йортка, һәрбер гаиләгә кагылды. Республикадан гына да фронтка җиде йөз мең кеше китте, шуларның яртысыннан күбесенә туган нигезенә әйләнеп кайту насыйп булмады.

Муса Җәлил, Михаил Девятаев, Мәгубә Сыртланова, Петр Гаврилов, Гани Сафиуллин, Николай Столяров, Гази Заһитов, Алексей Исаев, Сабир Әхтәмов, Михаил Симонов,   Фәрит Фәтхуллин, Борис Кузнецов һәм тагын бик күпләрнең тиңдәшсез батырлыклары ил тарихына мәңгелеккә язылды.

Канкойгыч орышта, бомбага тотудан, миналар шартлаудан һәлак булган, концлагерьларда җәзалап үтерелгән, авыр яралардан, ачлыктан вафат булган сугыш корбаннары турында хатирәләр – безнең өчен һич төзәлмәс ачы җәрәхәт. Фашист илбасарлары һәм аларның куштаннары җинаятьләрен, тыныч халыкны вәхшиләрчә газаплауларын без һич онытырга һәм кичерергә, нацизмны тергезүгә юл куярга тиеш түгел!

Җиңүне якынайту өчен  завод станоклары янында, колхоз кырларында һәм конструкторлык бюроларында алны-ялны белмичә эшләгән тыл хезмәтчәннәре, госпитальләрдә яралыларны дәвалаган табиблар, ил сакчыларының сугышчан рухын күтәрү өчен тырышлык куйган сәнгать әһелләре шулай ук олы ихтирамга  лаек.

Вакыт агышын туктатып булмый. Еллар узган саен ул вәхшәтле сугышта катнашучылар, аның шаһитлары арабыздан китә бара. Шуңа да бүгенге көндә исән ветераннарыбызга карата хөрмәтебез тагын да арта. Аларның Ватанга тугрылыгы, корычтай ихтыяры һәм ныклыгы – безнең өчен күркәм үрнәк.

Бүгенге көндә дә җиңүчеләрнең варислары заман сынауларына каршы тора, вөҗдан кушканча илебезне яклап, тарихи дөреслек хакына неонацизмга каршы көрәшә.

Хөрмәтле татарстанлылар!

Бу тантаналы көннәрдә безне Бөек Ватан сугышы турында хатирәләрне һәм хакыйкатьне сакларга омтылышыбыз, шул данлы еллардагыча дошманны тар-мар итеп, Җиңү яулауга ышанычыбыз берләштерә.  

Җиңү Көне киләчәктә дә безнең өчен һәм барлык киләчәк буыннар өчен рухи һәм әхлакый маяк буласына шигем юк.

Сезнең һәрберегезгә бәхет һәм иминлек телим!

Бөек Җиңү Көне котлы булсын!».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International