Рөстәм Миңнеханов Modern Group компаниясе җитәкчелеге белән КФУның Каһирәдәге филиалын ачу турында фикер алышты

2023 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Modern Group (Мисыр) компаниясе идарәсе рәисе доктор Вәлид Деабес белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

2022 елда КФУ һәм Modern Group хезмәттәшлек турында килешү имзалаганнар иде, ул Каһирәдә Казан федераль университеты филиалын булдыруны да күздә тота. Мисыр файдасына сайлау әлеге илнең мәгариф базарын үстерү перспективаларына, аның Якын Көнчыгыш һәм Африка илләреннән укучылар өчен логистик яктан уңайлы белем бирү хабы буларак урнашуына, шулай ук рус теле һәм Россия мәгарифенең популярлыгына бәйле рәвештә ясалган.

Рөстәм Миңнеханов Мисырның Россиянең күптәнге һәм мөһим партнеры булуын билгеләп үтте. Үз дәрәҗәсендә Татарстан эшлекле һәм гуманитар элемтәләрне үстерүгә, аерым алганда, фән һәм мәгариф өлкәсендә ярдәм итә. Республика югары уку йортларында Мисырдан 1356 студент белем ала, шул исәптән 229 кеше КФУда. Татарстан Рәисе ассызыклаганча, Казан университетының Каһирәдәге филиалын ачу хезмәттәшлекне ныгытуда мөһим адым булачак.

Modern Group КФУның Каһирәдәге филиалын ачу проекты буенча партнер булып тора. Бу - күп юнәлешле Мисыр компаниясе, 1990 елда мәгариф, күчемсез мөлкәт һәм төзелеш өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру өчен нигезләнгән. 1992 елдан компания инвестицион инфраструктур белем бирү проектларында махсуслаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International