Татарстанга Сенегал Республикасы Президенты Маки Салл эш сәфәренә килде

2023 елның 25 июле, сишәмбе

Бүген кич Татарстанга Сенегал Республикасы Президенты Маки Салл (Macky Sall) килде.

Г.Тукай  исемендәге «Казан» халыкара аэропортында. кунакны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Рәисе ярдәмчесе Газинур Бакиров, Россиянең Казандагы Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Радик Вахитов каршы алды. Сенегал Республикасы ягыннан Сенегал Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Жан-Батист Тиатьи Тин каршы алды.

Исегезгә төшерәбез, Маки Салл әфәнде Россия Федерациясенә визиты кысаларында Татарстан Республикасына эш сәфәре кыла (икенче «Россия – Африка»саммитында катнашу өчен).

Татарстанда булганда Сенегал Республикасы Президенты төбәкнең сәнәгать потенциалы белән танышыр, берничә мәдәни һәм спорт объектларында булыр, шулай ук Маки Салланың Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы да көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International