Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка «Россия-Африка» халыкара форумы эшендә катнашу өчен килде

2023 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия-Африка» икътисадый һәм гуманитар форумы эшендә катнашу өчен Санкт - Петербургка эш сәфәренә килде. Халыкара форум «Экспофорум» конгресс-күргәзмә үзәгендә уза.

Татарстан Республикасы Рәисе рәсми делегацияләр һәм эшлекле даирәләр вәкилләре белән очрашулар һәм сөйләшүләр планлаштыра. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов «Россия – Африка» икътисадый һәм гуманитар форумының пленар утырышында катнашачак.

«Россия – Африка» форумы - Россия-Африка мөнәсәбәтләрендә төп һәм иң масштаблы вакыйга. Аны үткәрү безнең заманча проблемаларга җавап бирүче үзара файдалы партнерлыкның сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәсенә ирешүгә юнәлдерелгән. Чараның максаты - Россиянең Африка илләре белән барлык үлчәмнәрдә: сәясәт, иминлек, икътисад, фәнни-техник һәм мәдәни-гуманитар өлкәләрдә киң колачлы һәм тигез хокуклы хезмәттәшлеген ныгытуга ярдәм итү.

2023 елгы форумда Африка континентының 54 иленнән 49 ил анда катнашуын раслады. 17 ил иң югары дәрәҗәдә - дәүләт башлыклары, 5 ил - вице - президентлар һәм 5 ил хөкүмәт һәм парламент башлыклары дәрәҗәсендә тәкъдим ителер дип көтелә.

Форум кунаклары арасында Сенегал Президенты Маки Салл да бар, ул кичә Татарстан Республикасында ике көнлек эш сәфәрендә булды.

Моннан тыш, форум эшендә Россия, Африка һәм халыкара бизнес һәм дәүләт структураларының күп санлы вәкилләре, шулай ук Африка континентының интеграция берләшмәләре вәкилләре катнашачак.

Белешмә өчен:

"Россия - Африка" Беренче Форумы 2019 елның 23-24 октябрендә Сочида тынычлык, иминлек һәм үсеш өчен шигаре астында узды. Мондый колачлы чара хәзерге Россиядә беренче тапкыр үткәрелә һәм Россия-Африка мөнәсәбәтләре тарихында аналогры юк. Икътисадый хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләре билгеләнгән иде, алар буенча якын елларда конкрет нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International