Татарстан Рәисе Ангола Республикасының Россиядәге Илчесе белән очрашты

2023 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ангола Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Аугушту да Силва Кунья белән очрашты. Очрашу Татарстан Нефть-газ химиясе форумы кысаларында узды.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Африка төбәге табигый байлыклары һәм эшче көче потенциалы буенча уникаль. Аның дөнья икътисады һәм халыкара мөнәсәбәтләр системасындагы роле әкренләп үсә бара.

"Россиянең Африка илләре белән мөнәсәбәтләре һәрвакыт җылы булып кала һәм конструктив юнәлештә үсеш ала. Безнең өчен Африка мөһим тышкы сәясәт һәм тышкы икътисадый партнер булып тора", - диде ТР Рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Россия - Ангола мөнәсәбәтләре кысаларында Ангола белән хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксына. "Әлегә безнең товар әйләнеше күп түгел. Төрле вакытта Анголага КАМАЗ автомобильләре китерелде. Шулай ук Сезнең ил -  Африканың иң зур нефть җитештерүчесе. Без әлеге юнәлеш буенча хезмәттәшлек итү мөмкинлекләрен карый алыр идек», - дип тәкъдим итте Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, энергетика, машина төзелеше, автомобиль төзелеше һәм автокомпонентлар җитештерү, ИТ, медицина һәм фармацевтика, АСК өлкәләрендә элемтәләрне үстерү өчен зур потенциалны билгеләп үтте.

Анголаның Россия Федерациясендәге Илчесе Татарстан Нефть-газ химиясе форумын оештыруның югары дәрәҗәсен билгеләп үтте. Ул Анголаның нефть эшкәртү өлкәсендә хезмәттәшлек белән кызыксынуын ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International