Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Венгриягә эш сәфәренә килде

2023 елның 19 августы, шимбә

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Венгриягә эш сәфәренә килде. Будапешт халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Венгрия Премьер-министры Администрациясе башлыгы Гергей Гуйяш һәм Россия Федерациясенең Венгриядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Евгений Станиславов каршы алды.

Венгрия ягы чакыруы буенча Рөстәм Миңнеханов Венгриянең Дәүләт бәйрәме - изге Иштван көне уңаеннан уздырылган чараларда катнашачак. Бу дата Венгрия дәүләте нигезләнгән көн буларак билгеләнә.

Бу уңайдан Будапештта, Венгриянең Тышкы эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, берничә дәүләт лидеры көтелә, аерым алганда, Үзбәкстан, Әзәрбәйҗан, Кыргызстан, Төркмәнстан җитәкчеләре.

Эш программасы кысаларында Рөстәм Миңнехановның хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышу өчен Венгрия җитәкчелеге вәкилләре белән очрашулары, шулай ук дәүләт бәйрәме кысаларындагы чараларга баруы планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International