Казанда "РОСТКИ: Россия һәм Кытай - үзара файдалы хезмәттәшлек" халыкара форумын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды

2023 елның 15 августы, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Казанда «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Чарада Татарстан Республикасы РәисеРөстәм Миңнеханов, Кытайның Казандагы Генераль консулы Сян Бо әфәнде катнашты.

Исегезгә төшерәбез, форумга әзерлек һәм аны үткәрү өчен республика оештыру комитеты төзелде, аны ТР Премьер-министры Алексей Песошин җитәкли.

Оештыру комитеты утырышын ачып, Алексей Песошин бүген Россия-Кытай элемтәләренең барлык юнәлешләр буенча, шул исәптән төбәк дәрәҗәсендә дә үсеш алуын искәртте. Иң мөһимнәре: нефть химиясе продукциясен китерү, югары технологияләр өлкәсендә элемтәләр, Кытай компанияләрен махсус икътисади зоналарга җәлеп итү һ.б. юнәлешләр.

2022 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Кытай арасында товар әйләнеше 58%ка арткан һәм 1,6 млрд. АКШ долларыннан артык тәшкил итә, дип хәбәр итте Алексей Песошин.

Форумга килгәндә, ул 2023 елның 7-8 сентябренә планлаштырылган. «Казан-Экспо» халыкара күргәзмә үзәге аны үткәрү мәйданчыгы булачак. Форумда 3 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә. Юнәлешләр буенча 40ка якын эшлекле сессия оештырылачак.

Оештыру комитеты утырышы барышында ассызыклап үтелде: Татарстан Республикасының Кытай провинцияләре белән эшләү тәҗрибәсе зур һәм ул форумның төп оештыручысы һәм мәйданчыгы булып тора.

Форумның эшлекле программасы турындагы нотык белән Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе, оештыру комитеты секретаре Талия Миңнуллина чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, 7 сентябрьдә Казанда Кытай коллегалары катнашында шәһәрләрне берләштерүче Форум (җаваплысы - Казан мэриясе) узачагын билгеләп үтте, анда «Заманча халыкара мөнәсәбәтләр үсешенең мөһим факторы буларак шәһәр дипломатиясе», «Тугандаш шәһәрләр һәм горизонтларны киңәйтү, уңышлы тәҗрибә һәм яңа максатлар» сессияләре планлаштырылган.

"РОСТКИ: Россия һәм Кытай  -үзара файдалы хезмәттәшлек" форумы кысаларында «Россия-Кытай эшлекле хезмәттәшлегенең гамәли аспектлары», «Россия-Кытай: конгресс-күргәзмә эшчәнлеге аша якынаю», «Россиянең кече һәм урта предприятиеләренә КХР базарына ничек чыгарга» кебек сессияләр һәм эшлекле очрашулар планлаштырылган.

Транспорт һәм логистика темасы мөһим юнәлешләрнең берсе булачак. Бу блокта «РОСТКИ" форумы кысаларында «Яңа Ефәк юлы: РФ территориясендә проектны гамәлгә ашыру һәм глобаль икътисадка йогынты ясау», «Электротранспорт: дөнья экологиясе өчен үсә барган роль һәм хезмәттәшлек мөмкинлекләре» турында фикер алышулар узачак.

Кытайның Казандагы Генераль консулы Сян Бо әфәнде, оештыру комитетында чыгыш ясап, ассызыклаганча: бүген Кытай белән хезмәттәшлек төрле юнәлешләр буенча үсеш ала. Генкосул "РОСТКИ" форумын үткәрүне хуплый һәм төбәкара мөнәсәбәтләрдә мөһим роль уйнаячагына ышаныч белдерә. Без аны әзерләүдә катнашабыз һәм инде барлык провинцияләргә чакырулар җибәрдек, диде Сян Бо әфәнде. Ул искәрткәнчә, 2024 елда Казанда шулай ук БРИКС саммитын уздыру планлаштырыла, һәм бу шулай ук Татарстан белән үзара мөнәсәбәтләр һәм элемтәләр өчен яңа мөмкинлекләр ача.

"РОСТКИ" форумының мәдәни программасы турында ТР мәдәният министры Ирада Әюпова сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов, оештыру комитетына йомгак ясап, хәбәр итте: бүген Кытай белән хезмәттәшлек итү - өстенлекле юнәлеш. "Кытай - илебезнең стратегик партнеры, - диде ул. – Төп бурыч - форумны иң югары дәрәҗәдә уздыру, Татарстан мөмкинлекләрен һәм лаеклы дәрәҗәне күрсәтү».

Рөстәм Миңнеханов чит ил кунакларын виза һәм таможня мәсьәләсен хәл итү, аэропортта очрашулар, кунакханәләрдә урнашу өчен кирәкле барлык эшләрне тәэмин итәргә, шулай ук чаралар үткәрү барышында кирәкле иминлек чараларын тәэмин итәргә кушты. "Бу җитди җаваплы чара, - дип ассызыклады ул. - Иминлек мәсьәләләрен хәл итү мөһим, бездә бу юнәлештә тәҗрибә бар».

Белешмә өчен:

«РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумының исеме РОС – Россия, Т - Татарстан, КИ – Кытай сүзләреннән барлыкка килгән.

Татарстан Республикасы КХР белән төбәкара дәрәҗәдә, шулай ук төрле юнәлешләр буенча нәтиҗәле диалог өчен форум үткәрү инициаторы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International