Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстанның Бәйсезлек көне уңаеннан уздырылган чараларда катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Ашхабадка тантаналарга гадәттәгечә Татарстан Рәисе һәм Төркмәнстанда зур проектларны гамәлгә ашыручы компанияләр җитәкчеләре килде. Алар белән Төркмәнстан Президенты Сәрдар Бердымөхәммәдов һәм Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов очрашты.
Халк Мәсләхәте Рәисе сәүдә-икътисадый өлкәдәге хезмәттәшлек турында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән сөйләште. Шулай ук сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча Төркмәнстан-Татарстан эшче төркеме эше турында да сүз барды. Кичә Татарстан Рәисе визиты кысаларында Аркадак шәһәрендә булган иде.
Дөньядагы катлаулы шартларда Россия һәм Төркмәнстан арасында хезмәттәшлек аерым әһәмияткә ия. Һәм Татарстан бу элемтәләрне ныгыту өчен бар көчен куярга әзер.