Рөстәм Миңнеханов Катар Әмире шәйх Тамим бин Хәмәд Әл Тани белән очрашты

2023 елның 8 октябре, якшәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Катар Әмире шәйх Тамим бин Хәмәд Әл Тани белән очрашты.

Татарстан Рәисе Әмиргә Россия-Катар мөнәсәбәтләре кысаларында республика белән хезмәттәшлеккә игътибар иткәне өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, бүген Катар белән Татарстан арасында товар әйләнеше аз. Шул ук вакытта Катарга китерергә мөмкин булган продукция номенклатурасы шактый киң.

Әңгәмә барышында Катар Әмире якын арада хезмәттәшлек перспективаларын өйрәнү өчен Татарстан Республикасына делегация җибәрәчәген хәбәр итте.

Моннан тыш, шәйх Тамим бин Хәмәд Әл Тани 2024 елда KazanForumда бизнесменнарның вәкиллекле төркеме оештырылачак дип белдерде.

Шулай ук шәйх Татарстан делегациясен җавап визиты белән киләсе елның маенда Дохада узачак икътисадый самитта катнашырга чакырды. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, дәүләт хакимияте, сәнәгать һәм бизнес органнары вәкилләренең мондый төркеме тәҗрибә уртаклашу һәм эшлекле элемтәләрне җайга салу өчен формалаштырылачак һәм җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International