Рөстәм Миңнеханов Кытайның эре төзелеш корпорациясе белән уртак проектларны гамәлгә ашыру перспективалары турында фикер алышты

2023 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов "Кытай тимер юлының алтынчы корпорациясе" делегациясе белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Кытай тимер юлының алтынчы корпорациясе - штаб-фатиры Пекинда урнашкан Кытайның эре төзелеш корпорациясе. Тимер юл линияләре, автомагистральләр, биналар һәм шәһәр коммуналь корылмалары, күперләр, тоннельләр, портлар һәм су юллары, гидротехник һәм гидроэлектр корылмалары, станцияләр, вокзаллар һ.б.лар төзү өлкәсендәге проектларны тормышка ашыра.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Кытай партнерлары белән актив хезмәттәшлек итә. Узган ел йомгаклары буенча товар әйләнеше 58%ка арткан һәм $1,6 млрд тәшкил иткән.

"Кытай бизнесы Татарстанда актив эшли: сәнәгать проектлары гамәлгә ашырыла, производстволар төзелә. Безнең Кытай белән элемтәләр быел сизелерлек активлашты. Үзара визитлар уза, проектлар эшләнә», - диде Татарстан Рәисе.

Ул искәрткәнчә, сентябрь башында Казанда «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» дигән беренче халыкара форум узды. Анда дөньяның 25 иленнән һәм Россиянең 58 субъектыннан 7 меңнән артык кеше катнашты. "Форум Россия һәм Кытайның төрле юнәлешләр буенча кооперацияне тирәнәйтүдә ике якның да кызыксынуын күрсәтте», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика Рәисе «Кытай тимер юлының алтынчы корпорациясе»нең төрле өлкәләрдә ахыргача эшләп бетереп төзелеш подрядларын башкаручы эре төзелеш компаниясе булуын билгеләп үтте. "Сезнең бик җитди хезмәт исемлегегез бар. Сезнең бай төзелеш тәҗрибәгезне исәпкә алып, сезнең белән хезмәттәшлек итәргә шат булырбыз", - дип мөрәҗәгать итте компания вәкилләренә Рөстәм Миңнеханов.

"Сезнең белән очрашуга шатмын. Без Кытай территориясендәге барлык тимер юл проектларының 80%тан артыграгын гамәлгә ашырдык. Безнең корпорациянең үзенчәлеге - без клиентларыбызга комплекслы хәл ителеш тәкъдим итәбез: проектлаудан һәм финанслаудан алып безнең тимер юл проектларына хезмәт күрсәтүгә кадәр", - диде үз чиратында "Кытай алтынчы тимер юл корпорациясе" генераль директоры урынбасары Ду Шэн.

Очрашуда уртак проектларның перспективалары, аерым алганда, «Алабуга»МИЗда Дэн Сяопин исемендәге логистика комплексы проектын төзү кысаларында хезмәттәшлек турында да фикер алышынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International