Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасы Икътисад министры урынбасары Мөхәммәд Җәүдәт Шәрифзадә белән очрашты

2023 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасы Икътисад министры урынбасары Мөхәммәд Җәүәд Шәрифзадә белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Исегезгә төшерәбез, Мөхәммәд Җәүәд Шәрифзадә Иран делегациясе җитәкчелегендә Татарстанга эш сәфәренә килде.

Визитның төп максаты - Казанда "Мир Бизнес Банк" офисын ачу тантанасында катнашу.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов әлеге проектның Татарстан – Иран хезмәттәшлеген гамәлгә ашыруның конкрет мисалы булуын билгеләп үтте.

"Аның уңышлы эшчәнлегенә өметләнәм һәм сезгә республикабызда  яхшы эшләвегезне телим, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Татарстан Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында Иран Ислам Республикасы белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә. Безнең илләр - кискен халыкара проблемаларны хәл итүдә яхшы күршеләр һәм партнерлар. Хәзерге шартларда безнең дәүләтләрнең хезмәттәшлеге аерым кыйммәткә ия һәм актуаль була бара. Бүген дөнья Газа секторында чираттагы кризиска дучар булды. Халыкара җәмәгатьчелекнең әлеге конфликтны хәл итү буенча тырышлыгы мөһим. Безнең лидерлар даими диалогны хуплыйлар. Иранның Шанхай хезмәттәшлек оешмасының тулы хокуклы әгъзасы булуы да күркәм.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, узган ел Россия белән Иран арасында товар әйләнеше рекордлы күрсәткечләргә ирешкән - 15%ка арткан һәм 4,6 млрд долл. тәшкил итә.

Ул шулай ук Иран Президенты Ибраһим Рәиси әфәнде белән шәхсән таныш булуын ассызыклады. «2017 елда ул безне Мәшхәдтәге Имам Реза мавзолеенда кабул итте, 2018 елда ул Татарстанга сәфәр кылган иде, Без эчтәлекле сөйләшүләр үткәрдек. Без Иран Президентына республикабызга һәм хезмәттәшлек мәсьәләләренә игътибарлы булуы өчен рәхмәтле, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Мин Иранга һәрвакыт рәхәтләнеп барам. Бездә Тәһран белән дә, Иранның күп кенә провинцияләре белән дә яхшы диалог урнаштырылган. Соңгы тапкыр без анда узган елның сентябрендә Тәһран, Гөлестан һәм Көнчыгыш Әзәрбәйҗан провинцияләрендә булдык.

"Без Татарстан-Иран хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында фикер алыштык, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. - Быел Көнчыгыш Әзербайҗан Губернаторы Зәйн Әл Абедин Хүррам җавап визиты белән безнең республикага килде».

ТР Рәисе искәрткәнчә, Татарстан һәм Иранның хезмәттәшлек тәҗрибәсе зур, һәм бу эштә Иранның Казандагы Генераль консуллыгы зур роль уйный.

Татарстан һәм Иран Хөкүмәтләре арасында Сәүдә хезмәттәшлеге турында меморандум гамәлдә, Татарстанның кайбер компанияләре төрле елларда Иранда проектларны гамәлгә ашырдылар.

"Сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекнең зур потенциалы бар дип саныйм", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Иран Ислам Республикасы Икътисад министры урынбасары Мөхәммәд Җәүәд Шәрифзадә очрашу барышында Татарстан белән хезмәттәшлек Россия белән Иран арасындагы мөнәсәбәтләрне актив үстерүгә үз өлешен кертә дигән фикер белдерде. Ул шулай ук Рөстәм Миңнехановны Иран Ислам Республикасына тагын бер тапкыр килергә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International