Рөстәм Миңнеханов ЕАЭС әгъза-дәүләтләренең Берләшкән таможня хезмәтләре коллегиясе утырышында: Казанның таможня хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча фикер алышу урыны итеп сайлануы символик

2023 елның 8 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Евразия икътисадый берлеге (ЕАЭС) әгъза-дәүләтләренең Берләшкән таможня хезмәтләре коллегиясенең 44 нче утырышында катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

Исегезгә төшерәбез, утырыш бүген Казан Ратушасында уза.

Утырышны Федераль таможня хезмәте җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Руслан Давыдов ачып җибәрде.

"Бүгенге утырышны нәкъ менә монда, Казанда уздыру дөрес, - диде ул. - Казан - тарихи һәм мәдәни мирасы булган борынгы шәһәр генә түгел, без аны Европа белән Азиянең очрашу урыны дип атыйбыз. Дуслык һәм толерантлык атмосферасында төрле милләт һәм дин кешеләре яшәгән шәһәр. Татарстан башкаласында этник һәм дини төрлелек бер гасырдан артык саклана. Сез монда христиан чиркәүләренең мөселман мәчетләре белән янәшә торуын, борынгы сарайларның заманча биналар белән янәшә торуын күрдегез инде. Бу залда булган һәркем Казанда үз җаны өчен бер рәхәт нәрсә тапкан дип ышанам. Татарстан вәкилләренә безнең чараны җылы кабул иткәннәре һәм җиренә җиткереп оештырганнары өчен рәхмәт белдерәсем килә».

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, бүгенге очрашу нәтиҗәләре халыкара хезмәттәшлеккә өстәмә этәргеч бирәчәгенә ышаныч белдерде.

"Хөрмәтле коллегаларыбыз, сезне Татарстан башкаласында – Казанда сәламләвебезгә чын күңелдән шатмын. Евразия икътисадый берлеге әгъзалары булган дәүләтләрнең Берләшкән таможня хезмәтләре коллегиясенең 44 нче утырышын кабул итү - безнең өчен зур хөрмәт. Хезмәттәшлек перспективалары, таможня үзара хезмәттәшлегенең актуаль мәсьәләләрен хәл итү һәм алар буенча килешүләргә ирешү өчен Казанны сайлау символик. Безнең республика Россия Федерациясенең эре индустриаль районы үзәгендә, Көнчыгыш белән Көнбатышны, төньякны һәм көньякны тоташтыручы мөһим магистральләр киселешендә урнашкан. Евразия икътисадый берлеге илләренең сәүдә динамикасы югары. Бүген берлектә бердәм таможня территориясе, илләрнең үз эчендә бизнес вәкилләренең уңайлы эшләве өчен шартлар тудырылган. Бүгенге очрашу нәтиҗәләре халыкара хезмәттәшлеккә өстәмә импульс бирәчәк, югары күрсәткечләргә ирешүгә һәм тиешле бурычларны сыйфатлы үтәүгә, шулай ук Евразия икътисадый берлегенең бердәм хокукый базасын формалаштыруга һәм аны бердәй куллануга ярдәм итәчәк, дип ышанам. Сезгә уңышлар һәм нәтиҗәле эш телим".

Аннары делегация башлыклары беркетмә өчен фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International