Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Shanghai Launch Automotive Technology Кытай компаниясе делегациясе белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Launch - Кытайда беренче бәйсез транспорт инжиниринг оешмаларының берсе. Тулы цикл продуктны планлаштыруны, дизайнны, эшләнмәләрне (шул исәптән кузов, шасси, көч кую җайланмасын һ.б.), җитештерүчәнлек белән идарә итүне, модельләштерүне, прототиплар ясауны, раслауны, тестлауны, тәэмин итүчеләр белән эшләүне үз эченә ала. Компаниянең эшчәнлек өлкәсе шулай ук автомобильләр өчен электроника өлкәсендә тикшеренүләр һәм эшләнмәләрне, шулай ук самолетлар төзү, тимер юл-транспорт һәм медицина җайланмалары өлкәсендә проектлауны үз эченә ала.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Кытай партнерлары белән актив хезмәттәшлек итә. Узган ел нәтиҗәләре буенча товар әйләнеше 58% ка артып, 1,6 млрд долларга җиткән. Быел үзара сәүдә күләме үсеше дәвам итә.
"Кытай бизнесы Татарстанда актив эшли. Сәнәгать проектлары гамәлгә ашырыла, производстволар төзелә. Үзара хезмәттәшлек юнәлешләре бик күп", - диде республика Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Launch - транспорт инжинирингы өлкәсендә уникаль компетенцияләргә һәм бай тәҗрибәгә ия булган танылган компания. "Без сезнең компания белән хезмәттәшлек итү яклы", - дип өстәде республика Рәисе.
Әңгәмә барышында яклар үзара эш итүнең төрле вариантлары һәм мөмкин булган уртак проектлар турында фикер алыштылар.