Рөстәм Миңнеханов Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы Яшьләр форумы президенты Таха Айхан белән очрашты

2023 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр форумы президенты Таха Айхан белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

Алга таба хезмәттәшлек, яшьләр сәясәте һәм яңа уртак инициативалар ягыннан элемтәләрне үстерү мәсьәләләре тикшерелде.

"ИХО яшьләр форумы кысаларында эшләү бик мөһим дип саныйм", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, 2024 елда Казанда «Киләчәк Уеннары» - спорт, Фән һәм технологияләр тоташуында масштаблы халыкара чара, «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы, БРИКС һәм БРИКС плюс дәүләт башлыклары саммиты кебек җитди чаралар узачак.

Татарстан Рәисенең фикеренчә, бу халыкара чараларның барысында да яшьләр компоненты кулланылырга мөмкин.

Белешмә өчен:

2023 елда Татарстанда Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең Яшь дипломатлары, яшь эшкуарлары форумнары узды, алар ислам дөньясы илләре белән системалы һәм күп яклы хезмәттәшлек үрнәге булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International