Владимир Путин һәм Рөстәм Миңнеханов "Көнчыгыш" М-12 трассасын ачуда катнаштылар

2023 елның 21 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген М-12 «Көнчыгыш» Мәскәү - Казан тиз йөрешле автомобиль юлын ачу тантанасы узды. Тантанада Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, территорияләре буенча яңа автомагистраль маршруты узучы төбәкләр җитәкчеләре, шулай ук «Автодор» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко катнашты.

Чарада катнашучыларны сәламләп, Владимир Путин билгеләп үткәнчә, 800 км озынлыктагы яңа юл Мәскәүдән Казанга 6,5 сәгать эчендә барып җитәргә мөмкинлек бирә. Юлдагы вакыт 2 тапкырга диярлек кыскара.

"Бу юнәлештә сәяхәтләр уңайлырак һәм имин булачак. Йөк ташу күләме һәм нәтиҗәлелеге артачак. Эчке туризм үсеше яхшы стимул алачак. Трасса Мәскәү, Владимир, Түбән Новгород өлкәләре, Чувашия Республикасы һәм Татарстан аша уза. Әлбәттә, М-12 әлеге төбәкләрнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттырачак, эш урыннары булдыруга, торак төзелешенә, сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында, логистикада һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә компанияләр ачуга һәм аларның үсешенә ярдәм итәчәк», - дип ассызыклады Дәүләт Башлыгы.

Марат Хөснуллин билгеләп үткәнчә, Россия тарихында мондый инфраструктура проектлары мондый кыска вакыт эчендә төзелмәгән: М-12 Мәскәү - Казан юлын нибары өч ел эчендә төзеделәр. Ул яңа трасса ярдәмендә Мәскәү белән Урал арасында йөк агымы 50 млн тоннага кадәр артачагын билгеләп үтте. Ә М-12нең илнең тулаем эчке продуктка керткән өлеше 1,8 трлн сумнан артып китәчәк.

"Трасса төзелеше белән бергә без күп кенә юл объектларын синхронлаштырабыз. Татарстан М-5 һәм М-7 трассаларын тоташтыру инициативасы белән чыкты. Бездә М-5 - йөкләнеше иң зур булганнарның берсе. Киләсе елның уртасында ук 150 км участок эшли башлаячак, ул М-5 трассасыннан М-7 трассасына күчү мөмкинлеге бирәчәк. Шул ук вакытта акчаларның монда 30%ы - төбәкнеке, 30%ы - инвестицияләр һәм 30%ы федераль акчалар. Бу - дәүләт-шәхси партнерлыкның яхшы үрнәге",-дип ассызыклады РФ вице-премьеры.

Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинга, РФ Хөкүмәтенә һәм төзелеш кураторы - Марат Хөснуллинга шундый колачлы проектны тормышка ашырганнары өчен рәхмәт белдерде. "Республика аша трассаның озынлыгы 142 км тәшкил итә, бу - җиденче һәм сигезенче участоклар. Татарстанда әлеге колачлы проектка 5 меңнән артык эшче һәм 1400 берәмлек техника җәлеп ителде. 67 ясалма корылма төзелде. Шулай ук 3,3 км озынлыктагы Идел аша яңа күпер дә салынды», - диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов, бер көн элек автомобильне үзе йөртеп, М-12 юлын сынап караганын сөйләде. Сәфәре вакытында республика Рәисе юл япмасының сыйфатын бәяләде, юл яны инфраструктурасын: АЗС һәм туклану пунктларын тикшерү өчен берничә тукталыш ясады.

М-12 "Көнчыгыш" төзелеше 2019 елда Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән транспорт инфраструктурасын модернизацияләү илкүләм проекты кысаларында оештырылган.

Өч ел эчендә бик зур эш башкарылган. 1095 коммуникация үзгәртеп корылган, 24 млн куб м җир япмасы салынган, 33,4 млн тонна вак таш һәм ЩПС, 11,9 млн тонна асфальт-бетон салынган. 323 ясалма корылма төзелгән, шул исәптән 88 күпер, шуларның 3се - Идел, Сура һәм Ока елгалары аша класслы булмаган күпер. 19 транспорт төене төзелгән. Бик кирәкле чорда төзелешкә 30 меңнән артык кеше һәм 8 мең берәмлек техника җәлеп ителгән.

2024 елда - магистральне Екатеринбургка кадәр, ә 2025 елда Төмәнгә кадәр озайту планлаштырыла. М-12 "Көнчыгыш"  Мәскәү - Казан - Екатеринбург - Төмән федераль трассасы, аның гомуми озынлыгы 1980 километр тәшкил итәчәк, Россия халыкара транспорт маршрутының төп участокларының берсе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International