Tatarstan shows growth in foreign trade turnover with CIS countries

2023 елның 18 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге (БДБ) илләре белән хезмәттәшлеге кысаларында топ-5 партнер илләр исемлегенә Беларусь Республикасы да керә. Мондый мәгълүматлар бүген Мәскәүдә, Татарстан стендында «Россия» халыкара күргәзмә - форумында яңгырады.

Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин чакыруы буенча БДБ илләре хөкүмәтләре башлыклары бүген ВДНХда «Россия» күргәзмәсендә катнашалар. РФ Хөкүмәте Рәисе карарга тәкъдим иткән төбәкләр арасында, - Татарстан Республикасы стенды.

«Россия» күргәзмәсен карау кысаларында Рөстәм Миңнеханов БДБ илләре хөкүмәтләре башлыкларына Татарстанның Бердәмлеккә кергән дәүләтләр белән хезмәттәшлеге турында сөйләде.

2022 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның Беларусь Республикасы белән тышкы сәүдә әйләнеше 818 миллион доллар тәшкил иткән. Эре проектлар арасында сервис зонасы булган "Беларус" экспо-үзәген төзү, "РариТЭК Холдинг" АҖ һәм "МТЗ" ААҖ газ-моторлы башкаруында авыл хуҗалыгы техникасын бергәләп чыгару, базарга K5 буынындагы КАМАЗ автотехникасын чыгару һәм башкалар.

Казахстан Республикасы шулай ук Татарстанның актив партнерлары арасында. 2022 ел нәтиҗәләре буенча тышкы сәүдә әйләнеше 759 миллион долларга җиткән. Кызыл Орда, Актүбә һәм Көнчыгыш Казахстан өлкәләре хакимиятләре белән килешүләр имзаланган.

Моннан тыш, Татарстанның Үзбәкстан белән тышкы сәүдә әйләнеше  20%ка үскән. 2022 ел нәтиҗәләре буенча әйләнеш 291 миллион доллар тәшкил итә. Эре проектлардан Чирчик һәм Җизак индустриаль паркларын булдыру, Үзбәкстанда К(И)ФУ филиалын ачу, уртак предприятиеләр булдыру һәм башкалар.

Татарстанда тышкы сәүдә әйләнешенең иң зур үсешен Кыргызстан Республикасы күрсәтә. 2022 ел нәтиҗәләре буенча 161 млн доллар.

Татарстан-Әзәрбәйҗан хезмәттәшлеге дә югары динамика күрсәтә. Узган ел нәтиҗәләре буенча тышкы сәүдә әйләнеше 125 млн доллар тәшкил итә. Төп проектлардан: йөк автомобильләрен локаль җитештерү, йөк автомобильләрен лизингны үстерү һәм башкалар.

Пандемиядән соң Татарстан-Төркмәнстан хезмәттәшлеге өлешендә дә үсеш күзәтелә. Гомумән алганда, тышкы сәүдә әйләнеше 46 млн доллар тәшкил итә (2023 ел күрсәткече инде 41% үсеш күрсәтә). Иң эре проектлар арасында "Эйдос-Медицина" ҖЧҖнең югары технологияле симуляторлары белән җиһазландыру  автоүзәкләр төзү.

2022 ел нәтиҗәләре буенча Әрмәнстан белән тышкы сәүдә хезмәттәшлеге 34,6 млн доллар күрсәтә. Эре сәнәгать предприятиеләре белән хезмәттәшлек итүдән тыш, Татарстанның кайбер компанияләре үз продукциясен – Алабуга аккумулятор заводын, Кукмара металл заводы савыт-сабасын һ. б. китереп тора.

Соңгы ике елда Татарстан-Таҗикстан хезмәттәшлеге дә уртача 50% үсеш күрсәтә. Тышкы сәүдә товар әйләнеше буенча соңгы статистика 31 миллион доллар дәрәҗәсендә. Эшне җайга салучы компанияләр арасында «Эйдос» компаниясе дә бар. Шул исәптән уку йортларын медицина симуляция җиһазлары белән тәэмин итү проекты (ООО "Эйдос" ҖЧҖ һәм Әбүгалисина исемендәге Таҗик дәүләт медицина университеты).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International