Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Генераль прокуроры Нигъмәтилла Юлдашев белән очрашты

2024 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Генераль прокуроры Нигъмәтилла Юлдашев белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Үзбәкстан – Татарстанның әйдәп баручы тышкы икътисадый партнерларының берсе. Товар әйләнеше күләме арта һәм уртак проектлар гамәлгә ашырыла. Шулай ук мәгариф, фән, мәдәният, туризм, спорт өлкәләрендә хезмәттәшлек актив алып барыла.  "Без киләчәктә Үзбәкстан белән барлык юнәлешләр буенча дуслык мөнәсәбәтләребезне ныгыту белән кызыксынабыз", - дип өстәде Татарстан Рәисе.

Казанга визиты кысаларында Үзбәкстан Генераль прокуратурасы делегациясе «Имин шәһәр» аппарат-программа комплексы системасын куллану тәҗрибәсе, торак фондына идарә итү өлкәсендә контроль оештыру белән танышты. Шулай ук кунаклар  Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркка һәм Идел буе спорт һәм туризм университеты базасындагы «Казан» фиджитал-үзәгенә барачак.

Очрашу Казан Кремлендә узды. Очрашуда Россия Генераль прокуроры урынбасары Николай Шишкин һәм Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International