Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстан Президенты Сәрдәр Бердымөхәммәдов белән очрашты

2024 елның 28 апреле, якшәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстан Президенты Сәрдәр Бердымөхәммәдов белән очрашты.

Республика Рәисе Ашхабадка ил җитәкчелеге чакыруы буенча Ахалтеки аты көне уңаеннан чараларда катнашу өчен килде. Бу Төркмәнстанда дәүләт бәйрәме, анда мәдәни программадан тыш, эшлекле очрашулар да уза.

"Төркмәнстанда күп еллар Татарстанның әйдәп баручы компанияләре уңышлы эшли. Узган ел безнең товар әйләнеше күләме, 13 процентка артып, 52 миллион доллар тәшкил итте», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, ил Президентына мөрәҗәгать итеп.

Ул билгеләп үткәнчә, нефть чыгару, газ транспортлау, автомобиль-, авиа-, суднолар төзү, энергетика, агросәнәгать комплексы кебек юнәлешләрдә элемтәләрне үстерү өчен шактый потенциал бар.

Мәдәни хезмәттәшлек темасына аерым фикер алыштылар. Узган ел Төркмәнстанда Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре узган иде, ә Казанда "Көнчыгыш базары" халыкара милли мәдәниятләр фестивале узды.

"Быел безнең республикада Төркмәнстан Мәдәнияте көннәре үткәрелүен көтәбез", - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Очрашу барышында тәҗрибә алмашуның мөһимлеген билгеләп үттеләр, аерым алганда, Төркмәнстан һөнәрчеләренең мәдәни мирасны саклау буенча тәҗрибәсе кызыклы. Бу тема Татарстан өчен элеккеге ҮУК бинасы базасында төзелә торган яңа һөнәрчелек үзәге контекстында актуаль.

Моннан тыш, әңгәмәдәшләр мөселманнарның дини идарәсе буенча үзара хезмәттәшлек турында килештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International