Татарстан Рәисе Төркия Президенты Администрациясе каршындагы Инвестицион офис башлыгы белән очрашты

2024 елның 19 апреле, җомга

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Президенты Администрациясе каршындагы Инвестицион офис башлыгы Бурак Даглыоглу белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Төркия белән сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә. "Татарстан белән Төркия арасындагы хезмәттәшлекнең тарихы бик озаклардан килә. Делегацияләр үзара сәфәр кылалар, сәүдә-икътисадый һәм гуманитар элемтәләр үсеш ала. Безнең элемтәләрне үстерүгә даими авиаэлемтә ярдәм итә", - диде ТР Рәисе.

Ул Төркиянең Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе булуын ассызыклады. Узган ел товар әйләнеше җитди үскән һәм $ 2,9 млрд тәшкил иткән. Моннан тыш, Төркия компанияләре иң эре инвесторлар булып тора: бу ил компанияләре республика икътисадына $2,5 млрд керткән. Татарстан территориясендә «Кастамону Энтегре», «Хәят Кимья», «Шишеҗам» - «Тракья Гласс», «Шишҗам» - «Аутоматив Гласс» кебек заводлар уңышлы эшли -"Җошкуноз", "Алабуга СМЦ", "Колуман", "Тирсан Кардан". Шулай ук төрек инвесторлары башка өлкәләрдә проектлар тормышка ашыра: кунакханә бизнесы, төзелеш һ. б.

"Без Төркия бизнесының Татарстанда алга таба да үз проектларын үстерүе, Россия һәм Евразия базарларына чыгу өчен республикабызны сайлавын телибез. Без сезнең компанияләргә алга таба ярдәм күрсәтергә әзер һәм яңа уртак проектларга өметләнәбез. Шул ук вакытта Төркиядә үз бизнесын үстерүдә кызыксынучы Татарстан компанияләренә ярдәм итәчәкбез», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук Татарстан Рәисе Төркия Республикасы Президенты Реджеп Эрдоганга сәламләү сүзләрен һәм иң яхшы теләкләрен җиткерүне сорады.

Бурак Даглыоглу Төркия белән Татарстанны чын мәгънәсендә туганлык мөнәсәбәтләре бәйли дип билгеләп үтте. "Сезнең республикада потенциаль инвесторлар өчен барлык кирәкле шартлар тудырылган. Хезмәттәшлегебез өчен юнәлешләр бик күп, безгә тагын да активрак эшләргә кирәк. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә зур потенциал күрәбез. Бездә климат үзенчәлекләре аркасында теплица комплекслары күбрәк үсеш алган. Без җирле аграрийлар белән уртак проектларны үстерүгә шат булыр идек. Шулай ук технологияләр һәм инновацияләр өлкәсендә хезмәттәшлек итү белән кызыксынабыз», - диде Төркия делегациясе башлыгы.

Татарстанга эш сәфәре кысаларында Бурак Даглыоглу «Алабуга» МИЗда Төркия резидентларының җитештерү мәйданчыкларында булды, Төркиянең Казандагы Генераль консуллыгы хезмәткәрләре белән очрашты, шулай ук Татарстан Республикасының бердәм презентация үзәгендә Татарстанның инвестицион потенциалы белән танышты.

Белешмә өчен:

Төркия Президенты хакимиятендәге инвестиция офисы Төркиянең чит илләрдәге инвестиция мәнфәгатьләрен алга сөрүгә, аерым алганда, чит ил инвесторларын ил икътисадына җәлеп итүгә һәм барлык этапларда инвесторларны ярдәм итүгә махсуслашкан рәсми ведомство булып тора. Бурак Даглыоглу әлеге структураны 2020 елдан бирле җитәкли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International