Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов төп мөселман бәйрәмнәренең берсе - Ураза гаете гыйбадәтендә катнашты. Рөстәм Миңнеханов Казанның Галиев мәчетендә булды, анда вәгазь сөйләнде һәм бәйрәм намазы укылды.
ТР Мөселманнары диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Раисы Рөстәм Миңнеханов исеменнән Ураза гаете белән котлауларны укыды.
Аннары Татарстан мөфтие үз вәгазендә мөселманнарны хәзерге вакытта МХО зонасында хәрби бурычларны үтәүче Россия хәрбиләренә ярдәм итәргә чакырды. Ул безнең солдатларның фидакарьлеген һәм батырлыгын билгеләп үтте.
Камил Сәмигуллин Россия Президенты Владимир Путинның 2024 елны илдә Гаилә елы дип игълан итүен искәртте. Мөфти ассызыклаганча, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау - җәмгыять һәм дәүләтнең тотрыклы үсешенең нигезе.
Шулай ук Татарстан мөфтие ислам финанслары темасына тукталды. Бүген Россиянең кайбер төбәкләрендә партнерлык банкингы принципларын кертү буенча эксперимент гамәлгә ашырыла. Татарстан халкы шәригать нормаларына туры килгән хәләл банк продуктларын бәяли алды инде.
Ураза гаете - мөселманнарның төп бәйрәмнәренең берсе, ул Рамазан аенда ураза тотуның тәмамлануын билгели.