Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе президенты Нәҗметдин Билал Эрдоган белән очрашты

2024 елның 13 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе президенты Нәҗметдин Билал Эрдоган белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

Исегезгә төшерәбез, Нәҗметдин Билал Эрдоган Татарстанда эш сәфәрендә.

Спорт өлкәсендә алга таба хезмәттәшлек итү, булган элемтәләрне ныгыту, халыкара спорт ярышларында катнашу мәсьәләләре тикшерелде.

Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов Татарстанга игътибары өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе президенты буларак, Нәҗметдин Билал Эрдоган төрле халыклар арасында, шул исәптән төрки телле дәүләтләр арасында мәдәни һәм спорт элемтәләрен үстерү өчен күп нәрсә эшли.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Татарстанның төп сәүдә-икътисадый партнерларының берсе булуын искәртте «Узган ел сезнең ил белән товар әйләнеше 2,9 млрд долл. тәшкил итте. 2022 ел белән чагыштырганда 2,5 тапкыр үсеш күрсәтеп", диде ул, Нәҗметдин Билал Эрдоганга мөрәҗәгать итеп.

Татарстан Рәисе шулай ук 2020 елдан Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе составына керүче Халыкара көрәш федерациясенә булышлык күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2022 елда Төркиядә Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары программасына билбауларда көрәш кертелгән, ул күп гасырлык тарихка ия һәм төрки халыкларның бай мирасының аерылгысыз өлеше булып тора.

"Бу спорт төре уникаль - ул безнең халыкларның дини-мәдәни традицияләрен саклый һәм шул ук вакытта динамик үсештә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Быел сентябрьдә Казахстан башкаласы Астана шәһәрендә V Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары узачак. "Рухи кыйммәтләрне, мәдәни мирасны саклауның, милли традицияләрне торгызуның мөһимлеген исәпкә алып, Сезгә, хөрмәтле Эрдоган әфәнде, әлеге уеннар программасына билбауларда көрәшне керткәнегез өчен рәхмәт", - диде Рөстәм Миңнеханов, Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе Президентына мөрәҗәгать итеп.

Нәҗметдин Билал Эрдоган аңа Казанга килергә чакыруы өчен рәхмәт белдерде, ул шулай ук бу сәфәргә Бөек Болгарда булырга өметләнүен билгеләп үтте.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» (иртәгә Казанда ачыла) XV халыкара икътисадый форумында Төркия делегацияләренең катнашуы турында сөйләгәндә, ул мондый чаралар илләр арасындагы мөнәсәбәтләрне көчәйтергә һәм ныгытырга мөмкинлек бирә, дип белдерде.

Нәҗметдин Билал Эрдоган Рөстәм Миңнехановның Татарстан белән Төркия Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүгә керткән өлешен югары бәяләвен ассызыклады. "Сез төрки халыклар арасында, ислам илләре арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуны тәэмин итүче киңлекне булдырасыз", - диде ул. - Һәм KazanForum берләштерүче мәйданчык булып хезмәт итә".

Нәҗметдин Билал Эрдоган шулай ук искә төшергәнчә, Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе форумы бу юлы Антальяда узган, һәм Татарстан делегациясе дә анда катнашкан. "Һәрберсендә без мондый чараларны төрле урыннарда оештырабыз, һәм киләсе елда – без бу хакта инде сөйләдек – аны Россия Федерациясендә, атап әйткәндә – Казанда уздырырга ниятлибез".

Очрашуда ТР спорт министры Владимир Леонов, ТР Рәисе ярдәмчесе Газинур Бакиров, ТР Рәисе ярдәмчесе - "Беренчеләр хәрәкәте" балалар һәм яшьләрнең гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге советы рәисе Тимур Сөләйманов һ. б. катнашты.

Белешмә өчен:

2024 елның 16-18 февралендә Төркиянең Анталья шәһәрендә Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе химаясе астында «Традицион спорт төрләрен торгызу» халыкара форумы һәм фестивале узды, аның нәтиҗәләре буенча халыкара этноспорт фестивален 2025 елда Казанда уздыру турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International