Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Әмире белән очрашты. Очрашу Мәскәүдә узды. Хәмәд бин Иса Әл Хәлиф Президент Владимир Путин чакыруы буенча бүген Россиягә сәфәргә килде.
"Россия Федерациясе Бәһрәйн белән хезмәттәшлеккә зур әһәмият бирә. Безнең ил Әмирлекне Якын Көнчыгыш төбәгендә мөһим сәүдә-икътисадый һәм инвестицион партнер итеп күрә", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов үзенең сәламләү сүзендә.
Ул Әмиргә узган атнада үткән Kazanforumда Бәһрәйн делегациясенең катнашуы өчен рәхмәт белдерде һәм Әмир гаиләсе әгъзасы Шәйх Хәмәд бин Ибраһим Әл Хәлифнең керткән өлешен аерым билгеләп үтте. "Татарстанның игелекле дусты, Бәһрәйннең Ислам эшләре буенча Югары Советы рәисе Шәйх Абдуррах-мән бин Мөхәммәд бин Рашид Әл Хәлиф, ул шулай ук „Россия – Ислам дөньясы“ стратегик караш төркеме әгъзасы, аның эшенә кыйммәтле өлеш кертә», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Соңгы үзара сәфәрләр нәтиҗәләре буенча узган ел товар әйләнешен 30 тапкырга арттырырга мөмкин булды. Ул 450 мең доллар тәшкил итә. Яклар билгеләп үткәнчә, Бәһрәйнгә китерергә мөмкин продукциянең саны һәм номенклатурасы бик киң. Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн компанияләренә Татарстанда инвестицион проектларда катнашырга тәкъдим итте.
Бәһрәйн Әмире үз чиратында ил Президенты Владимир Путин чакыруы буенча Россиядә булуыма шат икәнлеген ассызыклады. Ул киләсе визит вакытында Казанга килергә теләген белдерде.
Иртәгә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Бәһрәйн Әмире Хәмәд бин Иса Әл Хәлиф арасында сөйләшүләр узачак.