ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Рауза» мәчетен ачу тантанасында катнашты. Яңа дини учреждение Сеченов ур., 21 нче йортта урнашкан.


27
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мөселманнарның Үзәк Диния нәзәрате рәисе, Россия югары мөфтие Тәлгать Таҗетдин белән очрашты.


23
сентябрь, 2022 ел
җомга

Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Kazan Digital Week кысаларында стартаплар буенча Экспертлар советы узды, анда венчур базары, инвестицион фондлар һәм Иннополис вәкилләре җиде яңа IT-проектны карадылар.


15
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургта эш сәфәрендә. Визитының төп максаты – XI Петербург халыкара газ форумында катнашу.

ПМГФ-2022 13-16 сентябрьдә Экспофорум мәйданчыгында уза. Петербург халыкара газ форумы нефть-газ сәнәгатенең иң масштаблы 5 халыкара конгресс-күргәзмә проектына керә. Программа тармакның барлык юнәлешләрен үз эченә ала: геологик разведкадан һәм газ чыгарудан алып транспортлау, куллану һәм эшкәртүгә кадәр. Экспертлар нефть-газ өлкәсендә импортны алмаштыруга аерым игътибар бирәләр.


6
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта журналистларга Казан халыкара мөселман киносы фестивале программасы турында сөйләделәр.

Брифингта Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов, «Татаркино» ДБУК директоры һәм фестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова чыгыш ясады.


31
август, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов БГӘ Энергетика һәм инфраструктура министры Сухәйл Бин Мөхәммәд Әл Мазруи белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо»да Татарстан нефть, газ, химия форумы кырларында узды.


30
август, 2022 ел
сишәмбе

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне дәүләт бәйрәмнәребезнең иң әһәмиятлесе – Республика  Көне уңаеннан ихлас йөрәктән тәбрик итәм.

Татарстан – төрле халык һәм дин вәкилләре дус-тату яши торган зур гаилә.

Бу бәйрәм туып-үскән, гомер иткән газиз җиребезгә карата ярату хисләребезне тагын да көчәйтә, безне якынайта, берләштерә.


27
август, 2022 ел
шимбә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яшь дипломатларның V глобаль форумы ачылышында чыгыш ясады. Тантаналы чара Казанда «Корстон» КСКК мәйданчыгында узды, анда Россия Тышкы эшләр министрлыгының Яшь дипломатлар советы рәисе Константин Колпаков, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Борис Чернышов һ. б.лар катнашты.


25
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашты. Очрашу РФ Тышкы эшләр министрлыгы бинасында узды.


24
август, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү булды.

Кабул итү Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән оештырылды. Чара ел саен Татарстан дәүләт бәйрәме – Республика көне алдыннан үткәрелә. Исегезгә төшерәбез, 8 ел эчендә әлеге чарада 400дән артык Татарстан гаиләсе катнашкан.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International