Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашты. Очрашу РФ Тышкы эшләр министрлыгы бинасында узды.
РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Рөстәм Миңнехановка ведомство бүләген – «Халыкара хезмәттәшлеккә керткән өлеше өчен» Тышкы эшләр министрлыгының күкрәк тамгасын тапшырды. Бүләк ике яклы хезмәттәшлекне үстерү, рус телен һәм мәдәниятен популярлаштыру, ватандашларга ярдәм итү буенча проектларны гамәлгә ашыру һәм башка казанышлар өчен Россия Тышкы эшләр министрлыгы белән актив уртак эш өчен бирелә.
РФ Тышкы эшләр министры шулай ук билгеләп үткәнчә, Татарстан һәм шәхсән Рөстәм Миңнеханов илләр арасындагы элемтәләрне ныгыту өчен күп эш башкара, тулаем Россиянең тышкы сәяси активлыгына өлеш кертә. Барыннан да элек, диде Сергей Лавров, бу «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшчәнлегенә кагыла, аны Рөстәм Миңнеханов җитәкли. Халыкара аренадагы кыенлыкларга карамастан, хәзер стратегик караш төркеменең ничек эшләвендә Рөстәм Миңнехановның өлеше зур, дип ассызыклады РФ Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы.
Аннары уртак проектларны гамәлгә ашыру, Россия төбәкләернең берсе буларак, Татарстан Республикасының халыкара партнерлар белән хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шулай ук Ислам дөньясы илләре белән үзара файдалы мөнәсәбәтләрне ныгыту, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме линиясе буенча киләчәк хезмәттәшлек кысаларында бурычлар турында сүз барды.