Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов БГӘ Энергетика һәм инфраструктура министры Сухәйл Бин Мөхәммәд Әл Мазруи белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо»да Татарстан нефть, газ, химия форумы кырларында узды.
«Без Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең ничек үсүен күрәбез, сезнең уңышларга сөенәбез һәм сездән күп нәрсәгә өйрәнәбез. Бүгенге көндә катлаулы геосәяси хәл. Без сезгә Россия-Әмирлек мөнәсәбәтләре сакланып калган һәм динамик үсеш алган өчен рәхмәтле», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул ассызыклаганча, Татарстан БГӘ белән төрле яклы хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксына. Моннан тыш, АСК һәм төзелеш өлкәсендә үзара ярдәм итешүнең уңай тәҗрибәсе бар. Әмирлекнең Tawazun холдингы Россия люкс автомобильләре җитештерүче «Аурус» проектын эшләтеп җибәрүдә катнаша. ТР Президенты «Аурус» заводы тиздән Komendant автомобилен серияле чыгаруга керешәчәген билгеләп үтте.
«Безгә ислам финанслары, хәләл индустрия, дәүләт хезмәтләре секторында активрак эшләргә кирәк. Без сезнең тәҗрибәгезне зур кызыксыну белән өйрәнәбез», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов министрга.
Сухәйл Бин Мөхәммәд Әл Мазруи үз чиратында форумга чакырганннары өчен рәхмәт белдерде. Ул Россия белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасындагы хезмәттәшлекнең үсүен билгеләп үтте. «Россия базары безнең өчен бик кызыклы, аерым алганда, без нефть-газ өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерергә телибез. Шулай ук без Татарстан белән элемтәләребезне дә бәялибез. Монда бик күп мөселманнар яши – бу безнең өчен зур әһәмияткә ия. Ислам финанслары өлкәсендә хезмәттәшлек – бу аеруча игътибарга лаек», - диде министр.
Татарстан Республикасының БГӘ белән товар әйләнеше беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча 14 млн. долларга җитте. КАМАЗ, Казан вертолетлар заводы, Горький ис. Зеленодольск заводы кебек предприятиеләр һәм башкалар хезмәттәшлекне үстерә.