ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы кече нефть компанияләренең 2021 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясадылар.

Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында узды.


22
февраль, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр форумы президенты Таха Айхан белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов телефоннан сөйләштеләр.

Әңгәмә барышында Гурбангулы Бердымөхәммәдов Татарстанның Россия - Төрекмәнстан стратегик партнерлыгын үстерүгә керткән өлешен югары бәяләде, халыклар арасында тарихи һәм мәдәни элемтәләрне ассызыклады, Төрекмәнстан белән Татарстан арасында сәүдә-икътисади, инвестицион һәм мәдәни элемтәләрне уңышлы үстерүне билгеләп үтте.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының Ташкент өлкәсе делегациясе белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Очрашуда катнашучылар сәнәгатькә, авыл хуҗалыгына һәм гуманитар өлкәдә үзара хезмәттәшлеккә аерым игътибар биреп, сәүдә-икътисади хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. 


17
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе, ЮНЕСКО игелекле ихтыяр илчесе Минтимер Шәймиев Казан федераль университетының Астрономия обсерваторияләре номинациясен ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү буенча киңәшмә уздырды.


10
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстанга Казахстан Республики Президент Касыйм Җомарт Токаев эш сәфәренә килде.

Габдулла Тукай исемендәге "Казан" халыкара аэропортында Казахстан Республикасы Президентын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар каршы алды.


7
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү шәһәренең Спорт департаменты «Самбо-70» спорт һәм мәгариф үзәге» дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесе адресына спортчы Камилә Вәлиева өчен котлау телеграммасы җибәрде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пекиндагы кышкы Олимпиадада чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Россия җыелма командасы составында көмеш медаль яулаган спортчы Данил Садриевка котлау телеграммасы юллады.


28
гыйнвар, 2022 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Bertsch (Австрия) холдингы җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Авыл хуҗалыгы юнәлешендәге проектларны гамәлгә ашыруда, терлекчелек продукциясен эшкәртү, шулай ук энергетика өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды.


24
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Президенты Касыйм-Җомарт Токаев белән очрашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International