ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Планета сыек углеводородлары запасларын нәтиҗәле үзләштерү» бөтендөнья дәрәҗәсендәге Фәнни үзәкнең Күзәтүчеләр советының беренче утырышында катнашты.


12
гыйнвар, 2022 ел
чәршәмбе

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан үткәрелә торган чаралар Россия мөселманнарын берләштерүгә, җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләренең илебездәге мөселман халыкларының гадәттәге кыйммәтләрен торгызуда тыгыз бәйләнешен күрсәтүгә юнәлдерелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитетының киңәйтелгән утырышында хәбәр итте.


11
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша Үзбәкстан Премьер-министры урынбасары – инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры Сәрдәр Умурзаков белән очрашты.


21
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Газпром» ГАҖ Идарәсе рәисе Алексей Миллер хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Тантана бүген Татарстан Республикасы Президентының Санкт-Петербургка эш сәфәре кысаларында узды.


24
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанындагы татар диаспорасы вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Җиддәдә Россия Генераль Консуллыгында узды.

Татарстан үзенә Согуд бизнесын һәм капиталын җәлеп итү белән кызыксына. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Җиддә Сәүдә-сәнәгать палатасында Согуд Гарәбстанының эшлекле даирәләре катнашында «түгәрәк өстәл» утырышында хәбәр итте.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья ислам лигасы Генераль секретаре урынбасары доктор Габделрахман Әлзәед белән очрашты.

Очрашу Җиддәдә (Согуд Гарәбстаны Мәмләкәте) узды, анда «Россия - ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышы уза.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Фарсы култыгы Гарәп дәүләтләре хезмәттәшлеге советы Генераль секретаре Нәеф Фәләх Әл Хаҗраф белән очрашты.

Очрашу Җиддәдә (Согуд Гарәбстаны Мәмләкәте) узды, анда «Россия - ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышы уза.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Шаһзадә, Әмир киңәшчесе, Мәккә провинциясе Хакиме, Галиҗанәп Әмир Халед бән Фәйсал Әл Согуд белән очрашты.

Очрашу Җиддәдә (Согуд Гарәбстаны) узды.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин мөселман илләре белән багланышларга зур игътибар бирә. Бу хакта бүген Җиддәдә «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең пленар утырышында Татарстан Республикасы Президенты – төркем җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International