ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нидерланд Корольлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Роб Свартбол белән очрашты.

Очрашу видеоконференция режимында узды.  


25
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Кадерле татарстанлылар! Хөрмәтле ватандашлар!

Сезне олы юбилей – Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм! Нәкъ бер гасыр элек – 1920 елның 25 июнендә хакимият вәкаләтләре тулысынча Вакытлы революцион комитетка тапшырылып, Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты һәм РСФСР Халык комиссарлары советының Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы төзелү турындагы декреты реаль эчтәлек белән тулыландырылды.


16
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанның Казан шәһәрендәге Генераль консулы Атадурды Бәйрәмов белән очрашты.


12
июнь, 2020 ел
җомга

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне иң әһәмиятле дәүләт бәйрәме – Россия Көне уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм!


11
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар 2020 елның13 сентябрендә булачак. Бүген мондый карар алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унынчы утырышында кабул ителде.  


2
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Инвесторлары клубы утырышында канашты.


24
май, 2020 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Мөселманнарының диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмыйгуллин белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.  


20
май, 2020 ел
чәршәмбе

Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинны 30 августта, Республика көнендә Татарстанга чакырды.

Бүген бу хакта ул видеоконференция режимында Россия Федерациясе Президенты белән очрашуда хәбәр итте.   


15
май, 2020 ел
җомга

Икътисадтагы агымдагы вәзгыятьнең катлаулы булуына крамастан, Татарстан илкүләм проектларда дәүләт башлыгы билгеләгән барлык бурычларны вакытында үтәргә тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында хәбәр итте.    


12
май, 2020 ел
сишәмбе

Татарстанда гражданнарның битлек кию режимын үтәве катгый контрольдә тотылачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International