Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Инвесторлары клубы утырышында канашты.
Чара онлайн узды, аны ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина алып барды.
Рөстәм Миңнеханов, Татарстанга ышанып, биредә үз производстволарын ачкан һәм эш урыннарын булдырган, бөтен инвесторларга рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, бүген Татарстан - илебезнең алдынгы һәм сәнәгате үскән субъектларының берсе.
«Узган ел йомгаклары буенча Татарстан төп капиталга инвестицияләр күләме буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында беренче урында тора. Турыдан-туры җәлеп ителгән чит ил инвестицияләре күләме буенча Россиянең барлык төбәкләре арасында 12 урында, Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат илкүләм рейтингында 2 урында», — дип искәртте Татарстан Республикасы Президенты.
Рөстәм Миңнеханов, Covid-19 коронавирусына каршы көрәш кысаларында, үз хәлләре дә катлаулы булуга карамастан, хәйрия акцияләрен уздыручы барлык инвесторларга һәм эшкуарларга рәхмәт әйтте.
«Без барыбыз да бүген дөньяда ниләр барганын күрәбез. Дөнья икътисадының ландшафты үзгәрә, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең яңа базарлары формалаша. Бу шартларда сезгә, инвесторларга, төп рольне башкарырга кирәк», — диде ул.
Татарстан Президенты шулай ук хакимият органнарының бизнес-идеяләрне гамәлгә ашыру һәм тулаем эшкуарлык потенциалын гамәлгә ашыру өчен мөмкин кадәр киңрәк мөмкинлекләр тудыруын дәвам итәчәкләрен билгеләп үтте. «Безнең республика һәрвакыт үзара файдалы хезмәттәшлеккә әзер. Сезнең тәкъдимегезне карарга әзер», — дип өстәде ул.