Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Җанбулат Мурзалин белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башка рәсми затлар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Жанбулат Мурзалинны Генераль консул вазыйфасына керешүе белән котлады һәм, Россия-Казахстан мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлекне ныгытырбыз, дип ышаныч белдерде.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, Татарстан, Казахстан кебек үк, инновацион үсешкә һәм эшкәртү тармакларын ныгытуга игътибар бирә. Безгә сәнәгать, авыл хуҗалыгы тармакларындагы, шулай ук мәдәният, фән, мәгариф, туризм һәм спорт өлкәсендәге багланышларны үстерү мөһим, диде Рөстәм Миңнеханов.
«Ике атнадан Казанда WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионаты ачылачак. Бу чарада Казахстанның югары делегациясе катнашыр дип ышанабыз», - диде Татарстан Республикасы Президенты.
Казахстанның Казандагы Генконсулы үз чиратында республика җитәкчелегенә ышанычлары, Россия белән Кзахстан арарсындагы хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлгән ярдәмнәре һәм уртак эш өчен рәхмәт белдерде.
Җанбулат Мурзалин Казахсатнның Казандагы Генераль консулы итеп 2019 елның июлендә билгеләп куелды.